Өйдә чисталык һәм тәртип саклау буенча Алман хатын-кызларының кагыйдәләре

Татар хатын-кызлары кадәр чисталык яратучы юклыгы һәркемгә мәгълүм. Ә менә өйдә чисталык һәм тәртип  саклау буенча Алман хатын-кызларының гади  һәм нәтиҗәле кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачау итмәс. Иң яхшысы шул: өйдә тәртип урнаштырганда, гаиләдәге һәркем җәлеп ителә.  Ә  җыештыру тәртибенә килгәндә ул гади һәм уңайлы. Монда бар да гади, бары көн саен катлаулы булмаган күнекмәләрне башкару гына кирәк.

1 кагыйдә. Ул чүп-чар җыелганны, эш өелгәнне көтми генә, һәркем үз артыннан җыюдан гыйбарәт.  Мәсәлән, ашагач ук, савыт-сабаны юасың, өстәлне сөртәсең. Урамнан керүгә, пычранган аяк киемен сөртеп, шкафка алып куясың. Иртән уянуга, урыныңны җыясың һәм җилләтәсең. Әлеге кагыйдә һәр бүлмәдә тәртип сакларга ярдәм итә.

2 кагыйдә. Көн саен бер бүлмәне җентекләп җыештырабыз. Әмма ул 30 минуттан да озакка сузылырга тиеш түгел.  Мәсәлән, дүшәмбе – йокы бүлмәсе, сишәмбе – кунак бүлмәсе, чәршәмбе – аш бүлмәсе һәм алдагы көннәрдә дә шул рәвешле дәвам иттерәбез. Бүлмәләр кечкенә булса, әллә ничә көнгә сузмаска да мөмкин.  Ә иң мөһиме – атнаның бер көнендә җыештыру турында онытып торыгыз.  Ул ял итү көне булырга тиеш, аны үзегезгә, гаиләгезгә багышларга  һәм кунакка барырга мөмкин.

3 кагыйдә. Көн саен башкарылырга тиешле  «кечкенә» кагыйдәләрне билгеләү. Аны  һәр гаилә үзенчә билгели.  Мәсәлән, җилләтү, чүп чыгару, урын-җирне җыештыру.

4 кагыйдә.  Һәр көнне берәр шкафның берәр киштәсен җыештырасың һәм кирәкмәгән әйберләрне ташлыйсың. Әлеге бирем бик озакка сузылмый һәм шулкадәр ләззәт бирә!  Әкренләп йортыгызның чиста һәм уңайлы булуын сизәрсез.

5 кагыйдә. Берәр бүлмәдәге иң кул җитми йөргән эшне башкару. Мәсәлән, келәмдәге яки дивандагы тапларны бетерү. Төп таләп – барлык пычрак урыннарны берьюлы чистартырга тырышмаска, ә аларны берничә атна дәвамында эшләргә.

6 кагыйдә. Гаиләдәге балаларны да эшкә җәлеп итү өчен, җыештыруны уен формасында оештырырга киңәш ителә. Шулай итеп, балалар яшьтән үк пөхтәлеккә һәм чисталыкка өйрәнәләр.


Фикер өстәү