15 ноябрьдә, Татарстанда һәм башкалада һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Бераз кар явачак. Көньяктан искән талгын җил юнәлешен төньяк-көнчыгыш юнәлешенә алыштырырга мөмкин.
Көндез кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, буран чыгарга мөмкин. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -5 тән -10 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр салкынайта. Көндез һава -3, -8 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның хәзерге мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 16 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Әмма чәршәмбе, 17 се көнне, алар республикага әйләнеп кайтачак. Бу көнне температураның сизелерлек күтәрелүе фаразлана.