Миңнеханов һәм Дорофеевский ике арадагы хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Горький тимер юллары башлыгы Сергей Дорофеев (ул әлеге вазифага 2021 елның 20 октябрендә билгеләнде) белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Татарстан һәм Горький тимер юллары арасындагы хезмәттәшлек, шул исәптән йөк һәм пассажирлар ташу, республика территориясендә зур инфраструктура проектларын үстерү өлкәсендәге бәйләнешләр хакында фикер алышты.

«Татарстан һәм Горький тимер юллары стратегик партнерлар булып тора, — диде Миңнеханов очрашуда. — Сезгә һичшиксез Юдинога килергә кирәк. Бистәнең 100 еллыгы уңаеннан без спорт һәм социаль-мәдәни объектлар инфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкардык».

Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.


Фикер өстәү