Кариев театрында Мәскәү режиссеры “Камыр батыр” спектаклен куячак

25-26 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 34 нче сезонның өченче премьерасын – «Камыр батыр» спектаклен тәкъдим итәчәк. Режиссёры – Мәскәүдән Марфа Горвиц.

Әлеге спектакль – II нче «TAMGA» режиссёрлар лабораториясендә Марфа Горвиц башланган эшнең дәвамы. Эскизда биш батыр образы гәүдәләнеш тапкан: Камыр батыр, Тиз батыр, Җил батыр, Төз батыр һәм Суык батыр. Тәнкыйтьчеләр аларны әле ул чакта ук замана балаларына якын булган «Люди X» каһарманнары белән чагыштырган иде.

– Драматург Алексей Житковский белән берлектә балалар иҗат иткән версия – әкиятнең классик сюжетын яңача аңлауга һәм сөйләүгә омтылыш. Камыр батыр көчле команда җыя, кәләш өчен бәйгедә җиңә һәм хан кызына өйләнә – бу барыбызга да таныш сюжет. Классик яктан аны көч тантанасы турындагы тарих дип атарга да була, чөнки көч синең «камыр» башлангычыңны җиңә һәм син үсәсең. Әмма безнең әкияттә «үсү, олыгаю» темасы беренчел булып кала, ә менә «көч» темасы арткы планга күчә. Аңа алмашка Камыр һәм дусларының башкалардан аерылып торуы һәм дөньяда үз урыннарын табу темасы килә, – ди спектакльнең режиссеры.

Спектакльнең иҗат төркеме:
Рәссам – Мария Лукка (Санкт-Петербург)
Хореограф – Алёна Смирницкая (Мәскәү)
Ут куючы рәссам – Нарек Туманян (Мәскәү)
Видеорәссам – Егор Зубарчук (Мәскәү)


Фикер өстәү