Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Кичә төнге унберләр тирәсендә Уфа - Чишмә трассасында Toyota Land Cruiser автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир каршы як полосага чыккан һәм юл читендә торган комбайнга бәрелгән.
Һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.
Хәзер әлеге факт буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, юл һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Социаль челтәрләрдә исә юл читендәге ашлык суга торган комбайнны көндез үк күрүләре турында хәбәр итәләр. Янәшәдә бернинди кисәтү билгеләре дә булмавын хәбәр итә машина йөртүчеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез