Чәкчәк «Россия тәмнәре» конкурсының «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңү яулады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Безнең чәкчәк „Россия тәмнәре“ бәйгесендә җиңде!» — дип шатлыгын белдергән ТР Президенты. «Аның җиңмәве мөмкин түгел, ул бит иң тәмлесе!», «Барыгызны да котлыйбыз! Безнең чәкчәк һәркемнең күңелен яулый», — дип язган Instagram социаль челтәреннән файдаланучылар үз комментарийларында.