Чир яшькә карамый: коронавирус йоктыручылар арта

Коронавирусның кара саннары үсүдән туктамый. Күмәк иммунитет һәм вакцина ясатучылар күрсәткече турында гына алай әйтеп булмый. Бер дә юк түгел, әмма күбрәк тә була алыр иде. Вазгыять ни хәлдә?

Үзгәрешләр юкмы?

Татарстан Президентының «шимбә киңәшмәсе»ндә дә, билгеле, коронавирус темасын да читтә калмый. Билгеле булганча, республикада хәл киеренке. Үлүчеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр. «Безне 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең вакцина ясату күрсәткече түбән булу борчый, – диде бу җәһәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Аларның 46 проценты гына прививка ясаткан. Статистика күрсәткәнчә, үлем очракларының да зур өлеше өлкәннәргә туры килә. Вакытында вакцина ясаткан булсалар, исән калырлар иде. Бу чирдән саклануның башка ысулы юк».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада прививка кадатырга теләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Вакциналар җитәрлек, вакцина ясату пунктлары эшли, шул исәптән күчмә пунктлар да бар. «Кызыл зона»да яшьләр дә бик күп. Чир яшен-картын аермый – без барыбыз да Аллаһы Тәгалә тәкъдирендә йөрибез. Әйе, вакцина ясатучылар арасында да авыру очраклары бар. Әмма алар чирне күпкә җиңелрәк уздыра», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Вазгыятьнең катлаулы булуын саннар да дәлилли. Әйтик, Республика клиник хастаханәсе коронавируслы чирлеләр өчен тәүлегенә алты тонна кислород сарыф итә. Бу коронавируска кадәр чорга караганда 5–6 мәртәбә күбрәк.

Сүз уңаеннан, республикада 1 820 879 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан (бер тәүлеккә – 15 242). Шуларның 1 277 895е прививканың икенче дозасын алган.

QRлы көнкүреш

QR-кодлы тормыш озакка сузылмагае. Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына транспорт, шулай ук җәмәгать урыннарында йөрү өчен QR-код системасын гамәлгә кертү турында закон проектларын әзерләп җибәрде. Моны катлаулы эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып кертелә торган ашыгыч чара дип аңлаталар. Ул 2022 елның 1 июненә кадәр гамәлдә булачак.

Закон нигезендә менә нинди таләпләр ята: яңа кагыйдәләр 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен гамәлдә булачак; QR-код ресторан, мәдәният биналары, күмәк чаралар, азык-төлек белән сату итмәгән кибетләргә керү өчен кирәк; транспортта (шул исәптән самолет һәм поездда) QR-код билет алган вакытта да, транспорт чарасына утырган чакта да соралачак; 1 февральгә кадәр кешедә вакцина ясатканлыгы, коронавирус белән авырганлыгы яисә «медотвод» турында документы булмаган очракта, ПЦР-тест нәтиҗәсен күрсәтергә мөмкин.

Гадәттән тыш чаралар кертү өчен нигез дә бар. «2021 елның 9 аенда үлем очракларының 91,2 проценты коронавируска туры килә. Бу гомуми демографик вазгыятькә дә җитди йогынты ясый», – дип саный Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.

Татьяна Голикова әйтүенчә, 2022 елның 1 июненә кадәр күмәк иммунитет күрсәткечен 80 процентка кадәр җиткерергә өмет бар. «Вакцина ясату буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән илләрдә бу күрсәткечне 90–95 процентка кадәр җиткерәләр», – диде ул.


Фикер өстәү