Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре ни сәбәпле арта?

Эт өрә тора, бүре йөри тора. Әле күптән түгел генә журналистлар белән очрашкан Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов машинада бала белән юлга чыкканда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген искәрткән иде. Күп тә үтмәде, республика юлында кабат бала катнашында юл һәлакәте килеп чыкты. Бу юлы – Алабуга районында.

61 яшьлек ир-ат идарә иткән «Шевроле» машинасы, каршы як полосага чыгып, «ВАЗ» машинасына килеп бәрелгән. Фаҗигадә 4 айлык баланың гомере өзелгән. 38 яшьлек пассажир хатын белән машина йөртүчеләрнең икесе дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, һәлакәт вакытында сабый әнисенең кулында булган. Бала да, хатын үзе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. «Әнисенең сүзләренә караганда, юлда барганда бала елый башлаган. Шуңа ул аны, бала утыргычыннан алып, алдына утырткан», – диелә ведомство хәбәрендә.

ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 10 аенда республикада пассажир-балалар катнашында 162 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 баланың гомере өзелгән, 185 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 13 очракта балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үтәлмәгән булган. «Салондагы баланың гомере өчен тулысынча машина йөртүче җаваплы. Ни кызганыч, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү ата-ананың үзләре өчен генә түгел, бала өчен дә аяныч тәмамланырга мөмкин. Машинада барганда бала кулда булса, бигрәк тә. Машина кисәк кенә туктаганда, бәрелгәндә, пассажирның авырлыгы берничә мәртәбә арта. Шуңа күрә андый чакта баланы бәрелү, имгәнүләрдән саклап калу мөмкин түгел, ул махсус утыргычка утырган булырга тиеш», – диелә идарә хәбәрендә. Бала утыргычының сабыйлар арасында үлем-китем, имгәнү очракларын 75 процентка киметүе күптән дәлилләнгән инде.

Юлларда аянычлы хәлләрне кисәтү өчен атааналар түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тиеш, ди белгечләр:

– Бала белән юлга чыгар алдыннан иң элек аның куркынычсызлыгын кайгыртыгыз. Машинадагы бала үз яшенә һәм авырлыгына туры килгән утыргычта утырырга тиеш. Аны җитештерүче тарафыннан төзелгән күрсәтмә буенча дөрес итеп урнаштырыгыз.

– Машинада юлга чыкканда баланы бер урында – үзенең утыргычында гына утырып барырга өйрәтегез. Ул моңа бик тиз ияләшәчәк.

– Бала юл хәрәкәтенең юлдан түгел, бусагадан чыгып, беренче адымны атлауга ук башлануын белеп үсәргә тиеш. Мәктәпкә илтүче юлдан бала белән бергә җитәкләшеп барып, аңа хәтәр юл чаты, тар тротуар, машина туктый торган урыннарны күрсәтеп, алар яныннан узганда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген аңлатыгыз.

– Машинада барганда үзегез дә куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз. Сезнең үрнәк – бала өчен иң яхшы тәрбия чарасы. Юлда йөрү кагыйдәләренә дә ул сездән күреп өйрәнә.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү