Хәмердән агуланган студентларның хәле турында сөйләгәннәр

Зыян күрүчеләрнең берсе – реанимациядә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәмердән агуланган студентларның хәле турында хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, сыйфатсыз эчемлектән агуланган бер кыз чиктән тыш авыр хәлдә реанимациядә ята. Табиблар аны үлем тырнагыннан йолып калу өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Тагын ике студентның хәле авыр, әмма тотрыклы.

Калган 10 кеше бүлектә бүлектә дәвалана. Боларының гомеренә куркыныч янамый, дигән Насыйбуллина.


Фикер өстәү