«ВТ» журналисты Гөлсинә Хәбибуллинага – 55 яшь: Язмам геройларына да бик рәхмәтле мин

15 ноябрьдә «ВТ» урамында тагын бер бәйрәм: газетаның үз хәбәрчесе, Балтачта яшәп иҗат итүче хезмәттәшебез Гөлсинә Хәбибуллинага – 55 яшь. Без  аны, якын итеп, «Ашыгыч ярдәм» дип тә йөрибез. Сер түгел, көндәлек газетада язмаларга кайчак кытлык та килеп чыккалый. Бигрәк тә авыл темасына кагылышлыларына.  Гөлсинәгә шалтыратсак, хәзер табып, язып бирә. Берне түгел, икене. Язмалары да рәхәтләнеп укый торган, темаларны да кайдан гына табып бетерә диген. Юбилей уңаеннан форсат чыкты  дигән булып, Гөлсинә белән чын күңелдән гәпләшеп алдык әле.

– Гөлсинә, ни өчен журналистика? Ул балачак хыялың идеме?

– Юк, бала чактан мин укытучы булырга хыялландым. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Арча педучилищесына укырга китмәкче идем. Документларны алырга барган көнне мәктәп директоры урынында туры килмәде. Шул көнне Казанда университетта сессиядә булган апамнан хат килде: «Китмәсен. Ияләнми, барыбер кире кайта»… Әнигә шул сүз җитә калды. Ә без ул чакта әниләргә каршы килә белми идек. Унынчыны тәмамлар алдыннан да минем өчен һөнәр сайлауны шул ук апам хәл итте. Ул мәктәптә укыта, яшь хәбәрчеләр түгәрәге алып бара иде. Күрәсең, бу юнәлешкә сәләт барын аңлаган. Монда да каршы килмәдем. Безнең буын, ни дисәң дә, яшьләргә юл биреп, өлкәннәргә буйсынып үскән буын бит… Бер елдан гаилә хәле буенча читтән торып укырга күчтем. Эш урынын да шул апам табып бирде. Арча педучилищесында укыганда ук район газетасында шигырьләре, язмалары басыла башлаган иде инде аның. Районга эшкә кайткач, шактый актив язышты. Мәрхүм редактор Әхәт абый Фазылҗановка мин гомерем буе аптырадым: гади бер укытучы апам телефоннан шалтыраткан буенча ул мине – ни белеме, ни тәҗрибәсе булмаган кешене эшкә алды. Бик көчле, барысы да тәҗрибәле кешеләр янында, билгеле, эшләп китү җиңел булмагандыр. Бүгенге акылым булса, мин анда эшкә керергә курыккан булыр идем. Эшемне яратып эшләдем. Әмма укытучылык барыбер күңелдә калды. Ул, күрәсең, минем холкымда да чагыла торгандыр. Бер белмәгән кешеләр, сез укытучымы, дип таныша… Журналистика минеке түгел, дип эшли-эшли, 37 елдан артык вакыт үткән.

– Журналистика – үзенчәлекле өлкә, үзенчәлекле һөнәр. Табигый сәләт мөһимме, әллә белем, тормыш тәҗрибәсеме?

– Икесе дә кирәк, әмма тормыш биргән сабаклар мөһимрәк дияр идем. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит. Нәкъ шуның кебек, тормыш авырлыкларын күрмәгән, гаделсезлекләр белән очрашмаган кеше проблемаларны күрми, авыр хәлдә калганнарны ишетми, аның башкалар өчен җаны авыртмый. Шөкер, әнием мисалында тормыш безне бик күп нәрсәгә өйрәтте. Яшьли тол калып, дүрт кызын ялгызы үстергән әниебезгә авырлыгын да, нахакка рәнҗетүләрне дә, читкә кагуларны да, авыру-сызлануларны да күп күрергә туры килде. Аның белән бергә без дә бу сынаулар аша уздык, чыныктык, ныгыдык. Яшь булгангадыр, мин аларны барысыннан да авыррак кичердем шикелле. Әни үзе гел: «Кызым, кешеләргә үпкәләмә син», – дип кабатласа да, ничектер алар барысы да күңелдә җыйналып калганнар иде. Иҗатыма күп елларга җитәрлек әзер тема булды алар барысы да.

– Ә «Ватаным Татарстан»га ничек килеп кердең?

– Район газетасында эшли башлагач, «Татарстан яшьләре»нә бер язма җибәргән идем. Сессиягә баргач, редакциягә шуның язмышын белешергә киттем. Ул чакта мөхәррир урынбасары булып эшләүче Миңназыйм Сепперов һәм Әлфия Саматова белән таныштым. Атнага өч мәртәбә чыга торган газетада районнардан гел яңалыклар, хәбәрләр бирәләр иде. Берничә ел шул сәбәпле аралаштык. «Ватаным»да  сирәк булса да язмаларым басыла иде. Миңназыйм Сәфәров мөхәррир булып килгәч, күбрәк яза башладым. Ул язмаларыма һәрчак югары бәя бирде, әмма таләпләре дә зур иде. Балаларым бик кечкенә чакта, әни дә урын өстендә калгач, районга йөреп эшләү авыр булды. Менә шул чакта, хәлемә кереп, ул мине үз хәбәрче итеп эшкә алды. Миңа үзем теләгәнчә эшләргә мөмкинлек биргән, беркайчан, бернинди темадан чикләмәгән, кирәк чакта хуплап, кирәк чакта кискен сүзен кистереп әйткән Миңназыйм мәктәбен үтүем өчен мин язмышыма бик рәхмәтле. Гомумән, язмышымда авыр чакларда, инде сындым дигән чакларда таяныч булырлык әйбәт кешеләр аз очрамады. Күбесе инде мәрхүмнәр, аларны һәрчак рәхмәт сүзләре белән искә алам. Шул ук вакытта юлымда кызыклы кешеләр, авыр язмышлылар, язарга тема бирердәй кешеләр күп очрады – язмам геройларына да бик рәхмәтле мин.

– Бүген интернет заманы, дибез. Газета-журналларның киләчәге бар дип уйлыйсыңмы?

– Газеталар бетәчәк дигән сүзне без инде ике дистә еллап ишетәбез бугай. Аның урынын телевизор алачак, диләр иде. Әмма бүген соңгысы үзе популярлыгын югалтты. Тәхеттә – телефоннар. Әмма тормышта үзгәрешләр бик кызу, кайчакта бөтенләй көтелмәгән якка була. Ташка басылган югалмый дигәндәй, газета сүзенең кыйммәте, кадере дә башка бит аның. Вакытлы матбугат булса да, вакытлы мавыгуларга гына бирешми әле ул…

– Юбилейларда, гадәттә, кешегә үткәнеңә карап уйланырга бер форсат бит бу, дияргә яратабыз…

– 55 яшь – хатын-кыз өчен элек бик мөһим дата – лаеклы ялга китү яше иде. Безгә калгач, аның мәгънәсен үзгәрттеләр бит. Хәзер инде ул гади бер туган көн кебек кенә…Үткәнемә килгәндә, мин, гомумән дә, күп уйланучан кеше. Яшьтән үк. Бәлки шуңадыр да унсигез яшем тулган чакта (ул вакытта инде эшли идем) редакциядәгеләргә: «Йөрәгем – җитмештә», – дигәнмен…

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 Гөлсинә Хәбибуллинаның хезмәте һәрвакытта да үз бәясен алып килде. Ул – журналистларның  «Бәллүр каләм» бәйгесендәге «Журналистикада – исем» номинациясендә җиңү яулады, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре  исеменә лаек булды.  Хезмәттәшебезне юбилее белән ихластан котлыйбыз, үзенә һәм гаиләсенә исәнлек-саулык телибез. Балаларының игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын. Иҗат чишмәсе саекмасын. Матур язмалары белән безне дә, газета укучыларны да гел сөендереп торсын.

 


Фикер өстәү