Газетага язылу

Печән әзерлисезме?

Сораштыру

Печән әзерлисезме?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Гөлназ Минһаҗева, хисапчы (Арча районының Урта Курса авылы):

– Печән быел бик күп, болыннарга чыгып чапсаң да була. Үзебезнең аерым җирләребез бар, кеше бәрәңге утыртмаган бакчаларга да печән чәчеп үстерәбез. Беренче катын чабып әзерләп куйдык инде. Уңыш мулдан. Тик яңгыр күп яугач, чапкан печәнне җыеп ала алмый интектек. Үзебездә 4 сыер, калганнары – бозаулар, кыш чыккан үгезләр, барысы унау. Кышын азык эзләп йөреп булмый, шуңа күрә печәнне сатып та алдык. Быел рулоны 1500 сум тора. Хәзер икенче кат чабар вакыт җитте, яңгырлар гына эшләргә ирек бирми.

Ландыш Хәлиуллина, хуҗабикә (Аксубай районының Иске Ибрай авылы):

– Малларны бик аз асрыйбыз. Бер сыерыбыз, аның бозавы һәм кыш чыккан танабыз бар. Печәнне сатып кына алабыз. Элек печән әзерләп, җәйнең матурлыгын да күрми кала идек. Балаларга да, үзебезгә дә ял булмады. Хәзер акчаң булса, өйгә кадәр китереп бирәләр. Әлегә 12 рулон печән алдык. Бер әйбер генә күңелне борчып тора: кояшлы көннәр аз булганга, печәнне җитәрлек дәрәҗәдә киптереп җыйганнармы икән? Алган печән бозылган, күксегән вакытлар да булды. Таратып карап булмый. Шуңа күрә өлешемә тигән көмешем дип риза буласың.

Әнәс Хәйруллин, агроном (Әтнә районының Югары Бәрәскә авылы):

– Беренче кат печәнне чабып киптереп урнаштырдык инде. Икенче кат  чабар вакыт җитте. Яңгырлар туктаганны көтәбез. Үзем Ленин исемендәге хуҗалыкта эшләгәч, эш урынымнан 16 рулон печән алдым. Бүген бер рулоны 1500–2000 сум тирәсе тора, безгә аны 500–700 сумга бирәләр. Үземдә 6 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның өчесе – сыер. Кыш чыгарга 30 рулон тирәсе печән кирәк. Тагын люцерна алырга дип торам. Көзгә сыерларны сатарга җыенам. Аны асрауның бер файдасы калмады. Сөт бәясе төште. Ә ашлык, печән һәм салам бәяләре күтәрелеп кенә тора. Хәзер бай кеше генә хайван асрый ала. Шуның өстенә быел авылда көтү дә йөрми. Җәй буе сыерлар өйдә ята. Аларны арканларга кирәк. Көтүгә чыгып киткән маллардан да рәхәте юк икән.

Рүзил Сәлахов, фермер (Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылы):

– Быел печән әзерләү бик авырлык белән бара. Һәркөн иртән, һава торышы нинди булыр икән, дип уянабыз. 17 гектар печән җирләрем бар. Аның беренче катын чабып урнаштырдык инде. Берәр атнадан икенче катына чыгарга дип торабыз. Үз җирләремдәге печән кыш чыгарга җитә. Кукуруз да үстерәм, аны силоска салабыз. Яңгыры – бер бәла, хәзер ягулык мәсьәләсе дә тынгылык бирми. Тиздән бөртеклеләрне урып-җыюга крешәм. Әлегә 2 тонна ягулыгым бар. Ләкин урак өстен төгәлләргә, басуларны сукалап калдырырга ягулык җитеп бетми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 1 гектар җиргә 40 литр ягулык биреләчәген вәгъдә итте. Шуңа өметләнәбез. Фермада 60 баш мөгезле эре терлек күземә карап тора. Аларны азыксыз калдырып булмый.

Наил Яппаров, пенсионер (Әгерҗе районының Үтәгән авылы):

– Быел печән әзерләмим. Сыерны саттык. Бер үгезебез бар. Көзен суеп, итен балаларга бирергә җыенабыз. Элек күп мал асрый идек, хәзер сәламәтлек тә какшады, мөмкинлек тә юк. 

Ирек Мансуров, оператор (Актаныш районының Тыңламас авылы):

– Печән әзерләп булмый шул әле. Яңгыр явып туктагач, чаба башларга дип уйлап торабыз. Ул күптән өлгерде инде, печәнне чәчәк атканчы чабып хәзерләп куйсаң яхшы, ләкин барысы да без уйлаганча гына бармый. Үземнең аерым печән чаба торган җирләрем юк. Бездә мал тоткан авыл халкына агрофирма үз җирләрен чабарга бирә. Мәсәлән, мин 30 баш сарык кына асрыйм, 5–6 гектар мәйданнан җыеп алынган печән миңа кыш чыгарга җитә. Дәүләттән арендага алынган 2 гектар җиремне көтүлек буларак тотам. Җәй буе сарыклар шунда. Элек сыерлар, үгезләр дә асрый идем. Аларны бетергәннән соң эшсез утырмам дип, сарык үрчетергә булдым. Хәзер Корбан гаетендә миннән генә килеп алучы кешеләрем бар. Аларга да яхшы, миңа да файда.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре