Путин: Генетикларның ачышлары халыкка хезмәт итәргә тиеш

Генетикларның ачышлары фәнни ыргылыш кына булып калмаска, ә кешеләргә хезмәт итәргә, икътисадның күп кенә тармакларында алдынгы чишелешләр өчен кулланылырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдергән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“Уникаль ачышлар фәнни ыргылыш кына булып калмаска тиеш. Аларның, һичшиксез, кешеләргә хезмәт итүе кирәк. Бүген генетик технологияләр икътисадның күп кенә тармакларында ыргылышлы чишелешләргә нигез булып тора. Биредә нәтиҗәле дарулар, экологик чиста азык-төлек җитештерү, һаваны, туфракны чистартуны, әйләнә-тирә мохитне саклауны кертеп, сәнәгать өчен технологияләр булдыру турында сүз бара”, – дигән Путин генетик технологияләрне үстерүгә багышланган киңәшмәдә.

Аның әйтүенчә, мондый технологияләрне климатка бәйле проектларны тормышка ашыруда, аерым алганда, һавага чыгарылучы углеродлы калдыкларны утильләштерүдә дә уңышлы кулланырга мөмкин.


Фикер өстәү