Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында эпидемиологик вазгыятьнең катлаулы булуы сәбәпле ковидка каршы чараларны кырысландыру турында Татарстан Хөкүмәте карары пәйда булган.
Документта, аерым алганда, 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодлар системасын гамәлгә кертү турында әйтелә. Бу җәмәгать транспортындагы пассажирларның коронавирустан вакцинация узуларын яки ковид кичерүләрен, яисә үзләренә прививка ясатырга ярамавын раслаган QR-кодка ия булырга тиешлеген аңлата. Пассажирларның QR-кодка ия булу-булмаулары билет алганда тикшереләчәк.
Шулай ук QR-кодын яки прививка ясатырга ярамау турында белешмәсен күрсәтә алмаган 60тан өлкәнрәк кешеләр өчен транспорт карталарының гамәлдә булуы туктатып торыла.
Моннан тыш автовокзалларда һәм автостанцияләрдә 18 яшьтән зуррак пассажирларга QR-код күрсәтмичә генә шәһәр яны һәм муниципальара транспортка (төбәкара транспорттан тыш) билетлар сату тыела.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat