Җәмәгать транспортында билет та, код та кирәк

Җәмәгать транспортында QRкод белән йөрисе. Бу республика эчендәге барлык җәмәгать транспортына (шәһәр, шәһәр яны, районара) да кагыла. Бу хакта республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итте. Транспортның мондый эшчәнлеген Татарстанның беренче вицепремьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге махсус эшче төркем билгеләде.

Түбәндәге QR-код күрсәтелгән очракта, җәмәгать транспортына эләгеп булачак:

– «Дәүләт хезмәтләре» порталында алынган QR-код. Ул вакцина ясатканнарга һәм коронавирус белән авырган кешеләргә бирелә;

– «Медотвод» турында мәгълүмат тупланган QR-код. Анысын Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон рәвештәге QR-код кына түгел, аның кәгазьгә бастырылганын куллану мөмкинлеген дә карарга кушты. Анысын күпфункцияле үзәкләрдә алырга була.

QR-кодны транспорт чарасына кергән вакытта тикшерәчәкләр.

Сүз уңаеннан, республика җитәкчесе транспорт йөртүчеләргә, ихтыяҗ булган очракта, QR-кодны тикшерү буенча махсус җайланмалар сатып алу өчен субсидия биреләчәге турында да әйтте. Моннан тыш, пассажирлар кимү аркасында керем азайган очракта да, субсидия биреләчәге хакында билгеле булды.

Моңа өстәп, «Россия тимер юллары» һәм «Росавиация» өчен дә төбәкара рейслар өчен QR-код куллану мөмкинлеге турында мөрәҗәгать әзерләнә.

Россиядә кибет һәм транспортта мәҗбүри QR-код куллану турында закон проекты әзерләнә. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча илкүләм оператив штабы хәбәр итте. Закон проекты Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү