Казанның «Курган» зираты янында крематорий төзелә башлаячак

Казанда крематорийны проектлау төгәлләнеп килә. Бу хакта “Коммерсантъ” хәбәрчесенә шәһәрнең җирләү хезмәтләрен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Абдуллин белдергән. Төзелешне 2022 елда башлап, 2024 елда төгәлләү күздә тотыла.

Абдуллин әйтүенчә, “Татинвестгражданпроект” оешмасы ел азагына кадәр крематорийны проектлау эшләрен төгәлләргә җыена. Шәһәр хакимияте инвестор җәлеп итмәячәк. Муниципалитет корылманы төбәк бюджеты акчасына төзергә ниятли. Башлангыч исәп-хисапларга караганда, крематорий коруга 120 миллион сум акча кирәк булачак.

Крематорий Казанның яңа зираты – “Курган” территориясендә төзеләчәк. Ул 1,7 мең кв. метр мәйдандагы бер катлы бинадан гыйбарәт булачак.


Фикер өстәү