Казанда крематорий төзи башлаячаклар

Ул бөтен Татарстанга берәү генә булачак.

Киләсе елның язында Казанда Татарстан өчен бердәнбер крематорий төзергә җыеналар. Аны Курган зиратында урнаштыру күздә тотыла. Проектның гомуми бәясе 250 миллион сум тәшкил итә. Казан шәһәре җирләү хезмәтләрен оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин крематорийның проекты белән таныштырган. “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, быел тугыз айда Казанда, 2020-2021 еллардагы белән чагыштырганда, үлем-китемнең кимүе күзәтелә. Шушы вакыт эчендә республика башкаласында 11,6 мең кеше вафат булган. Бу – 2021 елдагыга караганда 24 процентка кимрәк. 8,3 меңе шәһәр зиратларында җирләнгән.

Крематорий 1240 кв метр мәйданда төзеләчәк. Проект инде дәүләт экспертизасы узып, уңай бәяләмә алган. Аны дәүләт-хосусый партнерлык кысасында тормышка ашыру күздә тотыла


Фикер өстәү