Быел Казанда крематорий төзи башларга җыеналар

Санкт-Петербургның «Ритуал.ру» компаниясе «Казанский крематорий» ширкәтендәге 80 процентлык өлешне сатып алган. Бу хакта «Ведомости Санкт-Петербург» басмасы хәбәр итә. Казандагы крематорийны быел төзи башларга җыеналар. Әлеге проектка 250 млн сум акча сарыф итәргә ниятлиләр.

«Ритуал.ру» компаниясе ияләренең берсе Андрей Савиных сүзләренә караганда, хәзерге вакытта крематорий төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү эше дәвам итә. Мәсьәләне май ахырында хәл итмәкчеләр. Төзелешне бер ел эчендә тәмамларга җыеналар.

Моңа кадәр матбугатта чыккан хәбәрләргә караганда, Казанда төзеләсе крематорий елына 7 мең мәетне яндыруга исәпләнгән. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында яшәүчеләр мондый эш өчен Түбән Новгородка бара. Рәсми булмаган мәгълүматка караганда, андыйлар ел саен 10 процентка арта.


Фикер өстәү