Фикрәт Тәбиевның хатыны вафат булган

Бүген Мәскәүдә Медицина фәннәре докторы, КПССның Татар Өлкә Комитеты Беренче секретаре Фикрәт Тәбиевның хатыны Динә Тәбиева вафат булган. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең телеграм каналында хәбәр ителә.

Динә Тәбиевага 93 яшь иде. «Талантлы һәм максатчан хатын, ул һәрвакыт үзенең танылган тормыш иптәше янында булды. Ватан рефлексотерапия мәктәбенең барлыкка килүе һәм үсеше аның исеме белән бәйле. Тәбиеваның бу өлкәдәге хезмәтләре бүген дә бик кирәкле», — диелә хәбәрдә.

Хушлашу 30 мартта үзәк клиник хастаханәдә Росиия Президенты эшләре идарәсе сырхауханәсендә булачак. Ул Мәскәүдә ире янына – Даниловский бистәсендәге мөселман зиратына җирләнәчәк.


Фикер өстәү