Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа елга кадәр дәвам итәчәк

11 сентябрьдән бирле Татарстанда барлыгы 9 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән. Анда чама белән 1 миллиард сумлык продукция сатылган.

Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Фермерлар шәһәр халкына, аерым алганда, 4703,3 тонна бәрәңге, 697,1 тонна кәбестә, 308,6 тонна кишер, 296,7 тонна кызыл чөгендер һәм 2140 тонна башлы суган саткан. Ярминкәдә азык-төлек бәясе кибетләрдәгегә караганда арзанрак. Бу арадашчыларны читләтеп сатуга, шулай ук фермерларга бушлай сәүдә урыннары бирелүгә бәйле. Ярминкәләр Яңа елга кадәр уздырылачак.

Сүз уңаеннан, «Известия» хәбәр иткәнчә, Россиядә бәрәңгене күпләп сатып алу бәясе узган ел белән чагыштырганда 71,4 процентка арткан. Авыл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, бәрәңге уңышы аз булганлыктан, аны БДБ илләреннән сатып алырга ниятли.


Фикер өстәү