Җырчы Дилә Нигъмәтуллина инстаграмда шатлыклы яңалыгы турында хәбәр итте.
Бүген ул рәсми рәвештә икенче тапкыр кияүгә чыккан. Яшьләр никахларын ЗАГСта теркәгәннәр. Җырчының яңа фамилиясе — Бариева. Язылышу тантанасыннан видеоны җырчы инстаграмга урнаштырган иде.
Дилә Нигъмәтуллинаның беренче ире танылган композитор Марат Мухин. Аларның уртак кызлары — Сәфинә бар.