Гөлләр водород перекисе ярата

Водород перекисе сыекчасының гөлләр өчен бик тә файдалы булуын белә идегезме? Яңгыр суын алыштыра икән ул!

Елның салкын чорында 1 литр җылы суга (хлорлы суны бер тәүлек тондыру әйбәт) 1 аш кашыгы 3 процентлы перекись кушып, шушы эремәне атнага бер мәртәбә сипсәң, гөлләр, яңгыр явып үткәннән соң табигать яшәргәндәй яшәреп, матурланып китә. Бөтенләй хәлсезләнгән гөлләрне дә яшәртеп җибәрә. Әлеге катнашма гөлләрнең тамырларын ныгыта, черүдән саклый. Ләкин перекисьле суны чәчәкләренә тидермәскә киңәш ителә. Кыскасы, эремә гөлләргә гүя бәлзәм сипкәндәй тәэсир итә: алар тизрәк чәчәк ата, чәчкәләре озаграк тора.

Тагын шунысы бар: водород перекисе берничә ел буе күчерелмәгән гөлләрнең туфрагын кислород белән баета. Моннан тыш туфракта бактерияләр, гөмбәчекләрне булдырмый.

Водород перекисен яз көне яшелчә үсентеләренә, җәен – теплицадагы үсемлекләргә сибү дә бик файдалы.

Игътибар! Перекисьле суны сибәр алдыннан гөлгә бераз гына чиста су сибеп алырга кирәк.

Фото: greenmarine.ru


Фикер өстәү