Иганәче әби…

Телефон-интернетны кешенең бөтен вакытын урлый дип, никадәр генә тиргәсәк тә, килешәсездер, анда кирәкле, файдалы мәгълүматлар бик күп. Мин үзем «Инстаграм»дагы авыл сәхифәләрен карап барырга тырышам. Алардан матур хәбәрләр, яңалыкларны белергә була. Әле менә шушы көннәрдә генә Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүчеләр сөенечләре белән уртаклаша.

Баксаң, 81 яшьлек авылдашлары Нурия апа Гафиуллина бакча балаларына 25 мең сумлык уенчыклар бүләк иткән икән. Таныш исем бит бу, дим. 2015 елда, районда «Ел хәйриячесе» исеменә лаек булгач, аның турында «Ватаным»га болай дип язган идем. «Аның кебекләр үзе ярдәмгә мохтаҗ. Балачактан инвалид, гаиләсе дә, якын туганнары да юк… 2005 елдан социаль хезмәткәр тәрбиясендә яшәүче, сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүче Нурия апа бер көндә районда танылу алды. Моңа кадәр туган авылы Нөнәгәрдән беркая чыгып йөрмәгән, беркем белмәгән какча гәүдәле бу әби өрлектәй ирләрне дә сокланырга, уйланырга мәҗбүр итте. Үзенең пенсия акчасын, сәдака акчаларын җыеп барган Нурия апа быел авыл зираты коймасын тәртипләү өчен 40 мең сум акча бирә. Район мәдәният йортында  хәйриячеләргә багышланган тантанада ул сәхнәгә чыкканда зал алкышларга күмелде, район башлыгы Рамил Нотфуллин да соклануын, гаҗәпләнүен яшермәде. Юкса, башка хәйриячеләрнең кылган гамәлләре дә аныкыннан кайтыш түгел, акчалата үлчәсәң, күпкә артыграк та. Хәер, изгелек-игелек беркайчан да матди берәмлекләрдә үлчәнергә тиеш түгелдер… »

Аннан соң да бу исем район, республика сәхнәләрендә ишетелде әле. 2017 елда республикада «Ел хәйриячесе» булып танылды ул. Президентыбыз да аңа рәхмәт сүзләрен үзгә җылылык белән җиткерде. Нурия апа исә моның белән генә туктамый, изге гамәлләре белән сокландыруын дәвам иттерә. Авыл мәчете һәм аның коймасын ремонтлату өчен 90 мең сум акча бирә, райондагы 7 инвалид балага икешәр мең сум акча өләшә. Ай саен авыл мәчетенә билгеле бер күләмдә сәдака кертеп баручы да, анда үткәрелгән ашларга корбанлык чалдыручы да ул. Әле күптән түгел авыл мәктәбенә дә 25 мең сумлык ярдәм күрсәткән.

1940 елда дөньяга килгән Нурия апа, сугыш башланып озак та үтми, әтисез, ятим кала. Авылда кара кәгазь иң беренче бу гаиләгә килә. Тырыша әниләре, өч баласын ялгызы аякка бастыра. Балачактан бер як кулы, аягы начар йөргән, бик авыр сөйләшкән Нуриягә, нигәдер, авыл халкы да, балалар да бик хәерхаһлы була. Мәктәп тәмамлый алуы, укырга-язарга өйрәнүе дә алдагы көнендә бик ярап куя. Үзлегеннән догалар ятлый, гомере буе газета-журналларны күпләп яздырып укый. «Авылда аны беркем кимсетмәде, какмады. Ул бар кеше өчен кирәкле кеше булды. Олылар да, яшьләр дә аңа гел сәдака бирә идек, ул исә бик ихластан рәхмәтләр укый. Теләгән теләкләре дә кабул була иде», – ди бу авылда яшәүче танышым. 1988 елга кадәр әнисе белән яшәгән Нурия апага 2005 елга кадәр бер ялгызы тырышырга туры килә. Уналты ел элек аңа социаль хезмәткәр билгеләнә. «Рамиләмнән бик уңдым, өем җыештырылган, өс-башым чиста, тамагым тук, ярый әле ул бар дип сөенәм», – ди үзе дә бик күпләргә сөенеч бүләк иткән иганәче әби…

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: tat.speaker,tatarstan.ru


Фикер өстәү