Әлмәттә Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов вафат

Әлмәттә Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов 71 яшендә вафат булган, дип яза «Знамя труда».

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Самойлов 1951 елның 3 мартында Донецк өлкәсе Кондратьевка авылында туган. 2016 елның 16 июленнән бүгенге көнгә кадәр ул Әлмәт районы Ветераннар советы рәисе булып торган.

Василий Самойлов белән хушлашу 24 ноябрьдә «Нефтьче» мәдәният йортының төп залында сәгать тугызда була. Мәрхүмне 11.30 сәгатьтә җирлиләр.

Василий Самойлов йөрәге туктаудан вафат булган.


Фикер өстәү