Моргта мәетләрне мәсхәрәләгәннәр

Самара өлкәсенең Тикшерү комитеты һәм прокуратурасы Тольятти шәһәрендәге морг эше белән кызыксынган. Тикшерүнең сәбәбе җирле халыкның морг хезмәткәрләренә шикаятьләр яудыруына бәйле, дип яза “Комсомольская правда”.

Якыннарын югалтучылар әйтүенчә, моргта эшләүчеләр юк кына әйбер өчен дә мәрхүмнең туганнарыннан акча “суыра”. Акча бирмәсәң, йә үле гәүдәне бирүне суза, яисә аны суыткычтан алып, батарея янына куя. Шуңа күрә моргтан алып чыкканда мәет инде чери башлаган була икән.

Шикаятьләргә Тольятти мэры, элегрәк җирле хастаханәләрнең берсендә баш табиб булып эшләгән Николай Ренц аңлатма биргән. “Эшнең катлаулы булуын, кадрлар җитмәвен аңларга мөмкин. Әмма мәетләрне шулай мәсхәрәләүне берничек тә аклап булмый”, – дигән ул.


Фикер өстәү