Югары уку йортларында 300дән артык яңа белгечлек булдырылачак

Россия югары уку йортларында якындагы ун елда 300 дән артык яңа белгечлек барлыкка киләчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләренә сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Приоритет- 2030» федераль программасында катнашучы Россия университетларында 300дән артык яңа белгечлек булдыру планлаштырыла. Һәр икенче белгечлек цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект үсеше белән бәйле булачак», –  дигән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Аның фикеренчә, югары квалификацияле кадрлар әзерләү – «Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм максатларга ирешүнең мөһим коралы».


Фикер өстәү