Арендага бирелгән фатирда 25 яшьлек егетнең мәетен тапканнар

Чаллының ГЭС бистәсендәге йортларның берсенә полиция һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакыртканнар.

Аларны бер яшь егет каршы алган һәм дусты янына килүе турында әйткән. Тик ул хәрәкәтсез яткан. Табиблар 25 яшьлек егеткә берничек тә ярдәм итә алмый, чөнки ул үлгән булган. Аның берничә сәгать элек кенә гомере өзелүе ачыкланган, дип яза Челнинские известия.

Мәрхүмнең Аксубай районыннан килеп фатир арендалап яшәгәнлеге һәм беркайда да эшләмәве мәгълүм.


Фикер өстәү