Татарстанда җепшек кар һәм томан төшүе көтелә

Бүген, 29 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр көтелә.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, җепшек кар һәм яңгыр явачак. Казанда һәм кайбер районнарда юлларда бозлавык булуы, томан төшүе ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Республикада төнлә 0дән 5 градуска кадәр салкын, көндез 3 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү