Казанның Восстание урамында ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Telegram каналда социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
Шаһитләр сүзләренчә, ир-атның гәүдәсе бүген иртән «Восстание урамы» тукталышында табыла. Мәрхүмнең башы ярылган булган.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.