Татарстанда республика чыршы бәйрәмен 25 декабрьдә үткәрергә ниятлиләр

Быел коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр дәвам итүгә дә карамастан, Татарстанда республика чыршы бәйрәмен үткәрергә ниятлиләр. Чара 25 декабрьдә узарга тиеш, дип хәбәр иттеләр  Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

«Чыршы бәйрәмен 8 мең бала тамаша кылыр дип көтелә. Тамаша онлайн форматында да трансляцияләнәчәк», — дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта шулай ук чыршы бәйрәменең «барлык санитар-эпидемиологик чараларны исәпкә алып» оештырылачагын билгеләп үттеләр. Һәм мондый тәҗрибәнең узган елда инде кулланылуын искә төшерделәр. Былтыр эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып берничә тамаша оештырылган иде.

Күркәм гадәткә кергәнчә, үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта күрсәткән балалар, шулай ук социаль яктан якланмаган категория вәкилләре чыршы бәйрәменең кунаклары булачак.

Оештыру комитеты әгъзаларының прививка ясатуны раслаган QR-кодлары булырга тиеш.

«Әлеге таләп балаларга кагылмый» — дип искәрттеләр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында.


Фикер өстәү