Яшүсмер мәктәптә инша язган вакытта үлгән

Люберцыда йомгаклау иншасы вакытында вафат булган укучы үлеменең сәбәпләре билгеле булды. Үлемнең сәбәбе-тромб өзелү. Хәзер Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре әлеге фаҗиганың төгәл шартларын билгели.

Исегезгә төшерәбез,  мәктәп укучысы йомгаклау иншасын язган вакытта вафат була. Ул тәрәзә янында урнашкан парта артыда берүзе утыра, ә укучыларны күзәтеп йөрүче укытучы, сыйныф буенча йөри. Малай кинәт идәнгә ава. Күзәтүче аның янына килә ярдәмгә чакыра. Укытучыга ярдәмгә Мәктәп укучыларының берсе килә. Үсмерне коткарып булмый.


Фикер өстәү