Башкортстанда кызы анасынның 18 үрдәген һәм 2 каз түшкәсен урланган

Россия Эчке эшлер Министрлыгының Стерлетамак районы булегенә туңдырылган йорт кошларын урлау турында хәбәр килә. 18 үрдәк һәм 2 каз урланган. Зыян күрүче – Кучербай авылында яшәүче бер ханым шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

Шикләнү буенча Салават шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кызы кулга алынган. Ул үз гаебен таный. Аннан үрдәкләрнең бер түшкәсе алынган.

Башлангыч версия буенча, шикләнелүче ул көнне әнисе янына кунакка килгән. Ул өйдә булмаганда, кыз суыткычтан үрдәк һәм казларны ала һәм аларны Салават шәһәрендә сатарга уйлый. Ул такси чакырта, машина йөртүчегә юл өчен ике үрдәк белән түли. Шәһәрдә ул урланган кошларны очраклы кешеләргә саткан.

Урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү