«Ул безнең гаиләгә бәхет өләшер өчен туган…»

Аларга җылы сүз, ярату, игътибар көн дә кирәк! Үзләрен инвалид дигәнне яратмыйлар. Физик мөмкинлеге чикләнгән дигән сүз белән дә килешеп бетмиләр. Чөнки каршылыкларны җиңеп, чикләрне узып яшәргә тырышалар. Аралаша торгач, аларның күңелләренең ихлас, йөрәкләренең зур икәнен аңлыйсың. Сынау артыннан сынау узып, үзләре генә түгел, башкаларны да сәламәтлекнең, гомумән, булганның кадерен белергә өйрәтәләр.  

Алты кызлы өйнең кояшы

Теләк булса, чикләр юк. Үзеңне яратып, ничек бар – шулай кабул итеп яшәргә өйрәнсәң, тормыш рәхәт. Иң мөһиме – янәшәңдә иңен куяр кешең булсын! Арчада яшәүче Алсинә Кәлимуллина әнә шулай ди. Аңлаучы, яклаучы эзләп әллә кая барасы түгел аңа. 4 апасы, 1 сеңлесе бар аның. Әтисе Әнвәр белән әнисе Люция кызларның һәрберсе бәхетле булсын өчен бар көчен куя.

Алсинә турында без апасы Лиана белән сөйләштек.

– Табиблар куйган диагнозны искә алмасаң, сеңлебезнең бер кимчелеген дә күрмибез. Ул безнең гаиләгә бәхет өләшер өчен туган. Апаларыбыз Лилия, Гөлия, Гөлүсә кияүдә. Үз тормышлары белән яшиләр. Мин Арча гуманитар техникумында укыйм, Алсинә Яңа Кенәрдәге физик мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп-интернатта белем ала, кечкенә сеңлебез Әлфинәгә 11 яшь. Күп булуыбыз безне татулыкка, бердәмлеккә өйрәтте. Беребезне беребез карап үсеп җиткәнебезне сизми дә калдык, – ди Лиана.

Әти-әнисе Алсинәне кечкенәдән тернәкләндерү үзәкләренә йөртә. «Исток надежды» үзәгенә йөри башлагач, кыз биюгә өйрәнгән. Шулай итеп, Алсинә каушаудан, оялудан туктый, үзен иркен тота башлый. Бәйгеләрдә еш катнаша, 2018 елда «Ломая барьеры» фестивалендә җиңү яулый. Үзен күргәнне, белгәнне тойгач, Алсинә бу шөгыленә тагын да ныклап тотына.

– Әле ул «Абилимпикс» бәйгесендә дә җиңүләр яулый. 2019 елда беренче тапкыр катнашып, призлы урын алды. Быел да «Инә белән бәйләү» номинациясендә өченче урын яулады, – ди Лиана.

Бәйләү дигәннән, Кәлимуллиннар гаиләсендәге һәр кыз да кул эшенә оста. Кечерәкләре олыракларыннан күреп, узыша-узыша бәйли алар. Әниләре оста бәйләүче икән.

– Ишле гаилә булгач, эшләп үсәсең икән ул. Тик торганыбыз юк. Инде кеше оекбашны да сатып кына ала торган заман булса да, безгә үз кулыбызның җылысы кергән киемнәрне кию рәхәт. Кулың белгәч, аны бит үзеңә туры китереп, үзең теләгән бизәкләр белән бәйләп була, – ди Лиана. – Пешергән ризыкларыбызны мактап ашыйлар. Хәзер бит инде рецепт эзләп тә азапланасы юк, бар да – интернетта. Әни әйтмешли, эшләгәнебез аның өчен булса, өйрәнгәнебез үзебез өчен. Хатын-кызга бер һөнәр дә артык түгел ул.

Алсинә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Арчаның төзелеш көллиятенә укырга керергә җыена.

– Сеңлемә күзләр тимәсен. Кайда булса да, үз сәләтен күрсәтә белә. Без аңа карап сокланабыз. Күңел төшкән вакытларда да аннан көч алабыз. Ул безнең өйне җылытыр өчен туган. Гаиләбезнең якты кояшы ул, – ди апасы Лиана.


Фикер өстәү