Баш санитар табиб: “Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк”

Татарстанда балаларның ОРВИ йоктыруы сәбәпле карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина шулай дип белдергән.

“Сыйныфны карантинга җибәрү-җибәрмәү мәсьәләсен укы йорты үзе хәл итә. Мәктәпләрнең чирләүчеләр санына карата сак булуы әйбәт. Сыйныфтагы балаларның 20 проценты ОРВИ сәбәпле авырып китсә, сыйныф бер атнага карантинга җибәрелә”, – дигән баш санитар табиб.
Марина Патяшина әйтүенчә, бүгенгә ОРВИ аркасында тулысынча ябылып, өйдә торып укуга күчерелгән мәктәпләр юк. “Балаларның еш авыруы гриппка каршы прививка ясатучылар саны аз булуга бәйле. Күмәк урыннарда вакцинация – чиктән тыш мөһим. Ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: әле соң түгел – 15 декабрьгә кадәр балаларыгызга гриппка каршы прививка ясатып, аларның сәламәтлеге турында кайгыртсагыз иде”, – дигән ул.
Сүз уңаеннан, Татарстанда гриппка каршы вакцинация15 декабрьдә төгәлләнә.


Фикер өстәү