Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә QR-код белән кертәчәкләр

4 декабрьдән Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясендә кышкы сезон башлана.

Тамашачылар бәйрәм программасын карый һәм Яңа ел тылсымчысының өенә керә ала. Әмма моның өчен аларга коронавирустан вакцинация турында QR-код кирәк. Шулай ук вакцинация ясатмау өчен медицина күрсәтмәсе булган очракта да резиденциягә керергә мөмкин. Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.


Фикер өстәү