Эльмира Зарипова Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

«Татарстанда бүген мөмкинлеге чикле 289,1 мең кеше яши, шуның 16,5 меңе –  балалар. Төп бурычларның берсе – аларга төрле өлкәләрдә ярдәм итү, үз потенциалларын тулысынча гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирү», – ди Эльмира Зарипова. Моның өчен дәүләт дәрәҗәсендә «Уңайлы мохит» программасы тормышка ашырыла. «Демография» илкүләм проекты да инвалид кешеләрнең проблемаларын хәл итүне күздә тота. «Өлкән буын» федераль проекты барлык районнарда гамәлдә. Татарстанда инклюзив белем бирү алымы тормышка ашырыла, мөмкинлеге чикле кешеләр өчен махсус эш урыннары булдырыла һәм җиһазландырыла. Республикада мондый кешеләрнең тулы канлы тормышы һәм социальләшүе өчен шартлар тудыру максатыннан, төрле чаралар үткәрелә. «Инвалидлар декадасында республикада яшәүче һәркемнең моңа мохтаҗ кешеләргә карата мәрхәмәт һәм миһербанлылык, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәчәгенә чын күңелдән ышанасы килә. Дөньяны һәркем өчен дә тигез, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз итү – безнең кулларда һәм көчебездә», – диелә министр мөрәҗәгатендә.


Фикер өстәү