«Сәер» авыру йоктырган укучыларның 50 проценты дәресләргә йөрми башлаган

Уфа мәктәпләрендә укучыларның 50 проценты дәресләргә йөрми башлаган. Бу хакта җирле басмалар хәбәр итә.

Уфада яшәүчеләр хәбәр итүенчә, балаларның температуралары 40 градуска кадәр күтәрелә һәм аны берничә көн төшерә алмыйлар. Уфада яшәүче бер хатын-кыз мондый температура 2 көннән соң төшә, дип сөйләгән.

Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрдә коронавирус арту күзәтелмәве турында хәбәр итә. Фаразлар буенча, монда сүз грипп турында бара.


Фикер өстәү