Татарстанда грипп белән авыручылар саны кискен арткан

Узган атнада Татарстанда грипп белән авыруның 14 очрагы теркәлгән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, әлегә кимү күзәтелми.

Гомумән алганда, республикада шундый 29 очрак теркәлгән. Белгечләр алга таба аның тагын да арту ихтималын фаразлый.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, халыкка кичекмәстән гриппка каршы прививка ясатырга кирәк.


Фикер өстәү