Путин фаҗига булган шахта хуҗасына: Директорлар Советы акча гына саныймы?

Россия Президенты Кемерово өлкәсенең “Листвяжный” шахтасындагы фаҗигагә багышланган киңәшмәдә шахта хуҗаларыннан берсе, «СДС-Уголь” холдингы Директорлар Советы башлыгы Михаил Федяев һәм холдингның генераль директоры Геннадий Алексеевка шулай дип мөрәҗәгать иткән. Президент шахтадагы иминлек проблемаларын аңлатуны сораган.

Федяев әйтүенчә, компания иминлекне тәэмин итү мәсьәләсенә акчаны беркайчан да кызганмаган. “Кеше факторы барлык тырышлыкны сызып ташлады. Мин теләсә нинди җаваплылык тотарга әзермен”, – дигән ул. Алексеев та шундыйрак сүзләр әйткән.

“Әмма Тикшерү комитетының башлангыч эш нәтиҗәләре шахтада газның чиктән тыш күп булуын яшереп калдыру буенча даими чаралар күрелеп килгәнлеген күрсәтә. Моны бит кемдер эшләгән. Күмерне күбрәк чыгарып, экспортка күбрәк озату өченме? Нинди фаҗигагә китерүен күреп торасыз. Менә хәзер барыбыз да башны иеп утырабыз”, – дигән Путин.

Шул ук вакытта ул дәлилләрсез генә беркемгә дә гаеп тагу булмаячагын белдергән.


Фикер өстәү