Роспотребнадзор: Яңа ел чараларын үткәрү буенча әле карар кабул ителмәде

Хәзерге вакытта Яңа ел бәйрәмен үткәрү буенча төгәл карар юк. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Сүз, нигездә, балаларның “утренник” һәм чыршы бәйрәмнәре турында бара. Роспотребнадзор вәкиле әйтүенчә, Яңа ел бәйрәмнәрен ничек үткәрү турында карар 10 декабрьдән дә иртәрәк кабул итмәячәк.

Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүгә карамастан, вазгыять үзгәрүчән кала. Роспотребнадзор белгечләре, чараларда күпләп җыелуны булдырмас өчен, бәйрәм чарасында баланың йә атасы, йә анасына гына катнашу таләп ителә. Аның QR-коды булырга тиеш. 60 яшьтән өлкәнрәкләргә бәйрәмнәргә килмәскә киңәш ителә. Шулай ук температура үлчәү, битлек кию режимы, социаль аралык саклау кебек таләпләр дә үтәлергә тиеш.

Балалар бакчасына аниматор, бәйрәм оештыру белән шөгыльләнүче чит хезмәткәрләр кертелмәячәк.


Фикер өстәү