Владимир Путин кушуы буенча Татарстанда газны бушлай кертәләр

Татарстанда ел азагына кадәр 700ләп йортка газ кертү күздә тотыла. Тагын 8,5 мең йортка «зәңгәр ягулык» киләсе елда киләчәк.

Россия Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисе беренче урынбасары Әлфия Когогина шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылучы социаль газлаштыру программасына аерым игътибар бирелә. «Республика бу мәсьәләдә алдынгылар сафында бара. Президент куйган бурычны алдан ук үтәячәгебезгә ышанам», – дигән ул татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә.


Фикер өстәү