Газ кертү өчен 80 мең сумга кадәр субсидия бирелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күпбалалы гаиләләр, инвалидлар, инвалид балалы гаиләләргә,  өйләренә газ сузу, газ җиһазлары сатып алу өчен, 80 мең сумга кадәр субсидия бирелә. Бу максатка барлыгы 195 миллион сум акча җибәреләчәк. Федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең Тукай районында узган күчмә утырышында шул хакта сүз булды.

Утырышны  Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үткәрде. «2021 ел башына Татарстанда газлаштыру 99,6 процентка җиткән иде. Шушы елның 1 августына 903 торак пунктта барлыгы 18,1 мең хуҗалыкка газ кертергә кирәк булуы ачыкланды. Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән социаль газлаштыру программасы Татарстан өчен  гадәттән тыш мөһим», – диде Когогина.

26 майга зәңгәр ягулыкка тоташу өчен 14,2 меңнән артыграк гариза тапшырылган. Республикада газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыруга 7 миллиард сумнан артыграк акча каралган.


Фикер өстәү