Сыйлы бәйрәм: Әгерҗе районының Кадрәк авылында республикакүләм Семык узды

Семык – мариларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ул җәйне каршы алуны да, якты дөньядан киткәннәрне хөрмәтләүне дә чагылдыра. Мариларның җир эшкәртү, авыл хуҗалыгы, гаилә мөнәсәбәтләре һәм башкалар белән бәйле бик күп традицияләрен һәм йолаларын үз эченә ала ул.

Кадрәк авылында узган Семык бәйрәмендә көне буе диярлек тоташтан яңгыр яуды. Әмма ул бәйрәмнең ямен дә бетермәде, халыкның кәефен дә төшермәде. Семык булачак мәйданга халык иртән иртүк килә башлады.

–       Узган ел Семык безнең районда гөрләгән иде. Бирегә «Ший памаш» фольклор халык ансамбле вәкилләре белән бергәләп килдек. Элек ансамбльгә без дә йөрдек. Хәзер урыныбызны яшьләргә бирдек, – диделәр Актаныш районыннан килгән Галина Михайлова белән Тамара Солтангалина. – Безгә һава торышының нинди булуы мөһим түгел. Яңгыр яуганга артык борчылмыйбыз. Ходай Тәгалә үзе белеп бирә ул.
Кунаклар Семык аллеясына агач та утырттылар.
–       Бездән матур истәлек калсын әле, – диделәр Балтач районы Улисьял авылыннан килгән делегация вәкилләре.

Шул рәвешле, бәйрәмгә бер-бер артлы республиканың Актаныш, Арча, Балтач, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Казан, Түбән Кама, Чаллыдан, Мари Иле, Удмуртия, Башкортстаннан, Свердлау өлкәсеннән, Алтай краеннан делегацияләр килде. Әлбәттә, бәйрәмне кабул итүче Әгерҗе районы делегациясе сан ягыннан иң зурлардан булгандыр.

Кунаклар мари, рус, татар, удмурт, чуаш ишегалларын кереп күрде. Әгерҗе районының тарихы һәм бүгенгесе белән танышты. Шунда ук мариларның ачык һавада урын алган мичтә пешерелгән милли ризыклары – «коман мелна»дан (безнеңчә әйтсәк, белен) да авыз итәргә  була иде. Кунаклар Чирмешән районыннан килгән чуаш вәкилләре янында тукталып, үзенчәлекле мастер-классны күзәттеләр. Асылы бик тә гади: махсус зур иләк ярдәмендә бодайны иләп, юып, киптереп, ярма ясап, шунда ук ботка пешерәләр. Табигый ризыктан авыз итүчеләр дә күп булды.

Бәйрәмне башлап җибәрү өчен сәхнәгә Татарстан мариларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе, республиканың баш карты (рухи җитәкчесе) Олег Третьяков күтәрелде. Бәйрәм әләмен Кадрәкнең хөрмәтле кешеләре – Виталий Савельев, Анна Асылбаева һәм «Кадрек сем» ансамбле вәкилләре күтәрде. Бәйрәмнең рәсми өлешен район башлыгы Азат Вәлиев ачты.

–       Әгерҗе районында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә. Шулар арасында хезмәт сөючән мари халкының да лаеклы урыны бар. Алар халык хәтерен, матур традицияләрен, җыр-биюләрен саклап яшиләр, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешәләр, – диде район башлыгы. – Ә бүгенге яңгырга иген үстерүчеләр бары тик сөенергә тиеш. Җылы җәйге яңгыр – яхшы уңыш нигез ул.

Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде.
–       Семык бәйрәме республикабызда 1990 елдан бирле зурлап билгеләп үтелә. Ә быелгысы Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елында узуы белән үзенчәлекле. Бүген һәркайсыбызның үзен күпмилләтле бердәм Россия мәдәниятенең һәм халык тарихының бер өлеше итеп тою мөмкинлеге бар, – диде Роман Шәйхетдинов.

–       Әгерҗе районы – Татарстанның иң матур төбәкләренең берсе. Биредә иң зур елгалар, урманнар урнашкан. Мариларның балы – иң тәмлесе. Марилар – хезмәт сөючән халык. Һәр халык менә шулай телен, традицияләрен сакласын иде. Бу шулай булсын өчен барыбыз да тырышырга тиеш, – дип теләде Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
«Семык бәйрәме – халык рухы хәзинәсе» дип аталган театральләштерелгән күренеш бәйрәмнең иң матур һәм иң истәлекле өлеше булды. Ул Кадрәк авылының тарихын бәян итеп кенә калмыйча, чыгыш ясаучылар тамашачыга мари халкының традицияләрен һәм көнкүрешен, аларга хас табигатьне ярату, киң күңеллелек, кунакчыллык кебек сыйфатларын да күрсәтте.

Бәйрәмгә җыелган халыкның күңелен республика районнарыннан, Россия төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары күрде. Аларны тамаша кылганда да, «Мари иле» дәүләт бию ансамбленең дәртле, матур чыгышларын караганда да халык рәхәтләнеп биеде, кушылып җырлады. Михаил Веселов һәм Лилия Петухова иҗат коллективы катнашындагы күңел ачу программасы бәйрәм киченә нокта куйды.
Көнозын яуган яңгыр спорт ярышларын уздыруга да киртә була алмады. Үзләрен чаңгыда узышу, гер күтәрү, утын кисү, чүлмәк вату кебек ярышларда сынаучылар булды. ГТО нормаларын үтәү мәйданчыгы эшләде. Шулай да иң үҗәтләре, чыдамнары волейболчылар булгандыр, мөгаен. Алты команда арасында ярыш бик кызу барды. Нәтиҗәдә беренче-өченче урыннарны Мадык, Сарсак-Омга, Тирсә волейболчылары алды.

Семык бәйрәме июнь аена билгеләнсә дә, марилар аңа узган ел ук әзерләнә башладылар. Уртак тырышлык белән бер-бер артлы бәйрәм капкасы, җил тегермәне, кунакчыл мари ишегалды, хәтта күперле ясалма күл барлыкка килде. Бергәләп юлларны тәртипкә китерделәр, эскәмияләр, өстәлләр, кече сәхнәләр, балалар мәйданчыгы ясадылар. Соңгы вакытларда, йокыларын да онытып, бергәләп милли ризыклар әзерләделәр. Бәйрәм көнне казаннарда ризык пеште, чәй кайнады. Бердәмлек, тырышлык, кунакчыллык бәйрәме булды ул. Киләсе елда да республикакүләм Семык Әгерҗе районында узачак. Бу юлы – Бима авыл җирлегенә караган Пеләмеш авылында.

Дания Абзалиева


Фикер өстәү