Татарстанның ике шәһәре алга киткән моношәһәрләр унлыгына кергән

Чаллы һәм Түбән Кама 2020 ел йомгаклары буенча Россиянең социаль-икътисади яктан алга киткән моношәһәрләре унлыгына кергән. Быел барлыгы 321 шәһәр бәяләнгән. «Иң яхшылар унлыгы –  үрнәк алырлык шәһәрләр бу, – дигән Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева бүләкләү тантанасында. – Безнең моношәһәрләр бер урында гына таптанып тормый, алар һәр ел саен көчлерәккә әйләнә».

Моношәһәрләрне үстерү фондыннан бүләкне беренчеләрдән булып Чаллы мэры Наил Мәһдиев алган. Аның әйтүенчә, бүген моношәһәрләрнең эшләве батырлыкка тиң. Түбән Камадан тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм элекке мэр Айдар Метшин катнашкан. «Иң-иң»нәр унлыгына шулай ук Павловск, Тольятти, Новоульяновск, Магнитогорск кебек шәһәрләр кергән.


Фикер өстәү