Вакцина ясарга ярамаган очраклар исемлегенә үзгәрешләр кертеләчәк

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы декабрь уртасында Covid-19га каршы прививка ясарга ярамаган очраклар исемлегенә үзгәрешләр кертәчәк. Табиблар раслаганча, исемлектә вакцинация ясарга ярамаган очраклар бик аз, дип җиткерә «Известия» сәламәтлек саклау системасына якын чыганакка сылтама белән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Газетада билгеләнеп үтелгәнчә, хәзерге вакытта министрлык дәрәҗәсендә документ эшләү бара. Исемлеккә нинди авырулар кертеләчәге турында соңрак хәбәр итәчәкләр.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы раславынча, хәзерге вакытта «Ковивак» вакцинасын — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ә «Эпиваккорона» — онкологик авыруы булган кешеләргә ясарга ярамый.

Бүгенге көндә прививканы вакцинаның нинди дә булса компонентына аллергия булса, кискен респиратор инфекцияләр һәм хроник авыруларның кискенләшүе вакытында, шулай ук 18 яшькәчә кешеләргә ясарга ярамый.


Фикер өстәү