Россиядә коронавирустан өченче вакцина теркәлгән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 инфекциясенә каршы өченче –  «КовиВак” вакцинасын теркәгән. Ул Фәннәр академиясенең  Чумаков исемендәге   Федераль фәнни үзәгендә уйлап табылган.  Бу хакта Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин белдергән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Мишустин әйтүенчә, препаратның тәүге 127 мең дозасы март урталарында әйләнешкә кертеләчәк. Вакцинаны халыкара базарларга чыгару да күздә тотыла.

“КовиВак” препараты, “ Спутник V” һәм “ЭпиВакКорона” дан соң, исәбе буенча                                гына өченче түгел, төре буенча да – өченче вакцина. Ул “үтерелгән” тулы бер коронавирус нигезендә эшләнгән. Препаратны керткәндә, организм, вирусны “танып”, “хәтерләп” кала  һәм киләчәктә аңа каршы көрәшергә әзер була.

Чумаков исемендәге үзәк директоры Айдар Ишмөхәммәтов әйтүенчә, “КовиВак”   коронавирусның мутацияләнгән штаммнарына каршы да әйбәт көрәшәчәк, чөнки анда вирус геномының аерым өлешләре генә түгел, ә вирус тулысы белән кулланылган.

Вакцинаны клиник сынаулар октябрьдә башланган. Әлегә  бернинди дә тискәре чагылышлары ачыкланмаган.

Препаратны 18дән 60 яшькә кадәр куллану киңәш ителә.  Сынауларның икенче фазасы тәмамланганнан соң (хәзер әле ул бара гына) аның башка яшь төркемнәрендәге кешеләргә дә кулай булуы ачыкланырга мөмкин.

 


Фикер өстәү