Алабугада ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, ике шофер да хастаханәдә

Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Алабуганың Чапаев урамындагы 49б номерлы йорт каршында булган. Шаһитлар әйтүенчә, биредә 99нчы модельле «Лада» һәм Deawoo автомобильләре кара-каршы бәрелешкән, дип яза «Татар-информ».

«Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ике кешене — «Лада» шоферын һәм чит ил автомобиле белән идарә иткән хатын-кызны хастаханәгә алып китте. Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган», — дип искәртте шаһитлар.


Фикер өстәү