Татарстанда коронавирусның 227 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән авыруның 227 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«58 кеше хастаханәгә салынган, 169ы өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Казанда — 124, Чаллыда — 24, Яшел Үзән районында — 19, Буа районында — 8, Түбән Камада — 7, Биектау районында — 5, Арча, Сабада алтышар авыру очрагы теркәлгән. Шулай ук Кама Тамагында – 4, Чистай районында – 3, Әлмәт, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Нурлат, Сарман районыннарында икешәр, Аксубай, Апас, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Спас, Тукай, Чирмешән, Ютазы районында берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 39 453 очрагы теркәлгән. Барлыгы 32 623 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49ы узган тәүлектә.

Барлыгы 2 089 913 кеше вакциналаштырылган (үсеш 189), шуларның 1 646 923е икенче прививка алган.

Вакцинациягә берничә төрле юл белән:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,

3. бердәм 122 номеры,

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итү,

5. поликлиникага контакт телефоннары буенча язылырга мөмкин.


Фикер өстәү