«Ватаным Татарстан» тагын бер җиңү яулады

«ВТ» сайты «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең «Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинацияcендә беренче булды.

«Белем җәүһәрләре» бәйгесен Татнетны үстерү фонды Татарстаның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән берлектә, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән 12 нче тапкыр уздырды. Бәйгедә катнашучылар саны быел ике йөздән артып киткән, ә финалга иң-иңнәрдән саналган 53 катнашучы гына уза алган.
Татнетны үстерү фонды җитәкче Раил Гатауллин әйтүенчә, татар телле Интернет-ресурслар елдан-ел арта, сыйфатлары яхшырганнан-яхшыра. Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, әлеге бәйгегә күбрәк татар телле яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. «Интернет шартларында үз урыныңны яулау ул – бик четерекле эш. Монда һәр кешенең, оешманың тырышлыгы бәясез. Миңа калса, киләчәктә яшьләрне тагын да активрак катнаштыру бурычы алда тора», – диде ул.


Фикер өстәү