Казанда бер хатын-кызның трамвай астына эләгеп кулы өзелгән

Табиблар трамвай астында калып кулы өзелгән хатынның тормышын саклап калу өчен көрәшә. 

Казанның Декабристлар урамында бер хатын-кыз трамвай астына эләккән. Шаһитлар әйтүенчә, ул тиешле булмаган урында юл аша чыккан. Трамвай йөртүче транспортны туктатып кала алмаган һәм хатынны бәрдергән. Хатын хастаханәгә озатылган. Табиблар аның тормышын саклап калу өчен көрәшә.

Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү