Казанда бер пенсионер трамвай астына эләккән

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз трамвай астына эләгеп каты имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Һәлакәт кичә көндезге сәгать бер тирәсендә Җиңү проспектында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 60-70 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз рөхсәт ителмәгән урында трамвай юлы аша чыгарга булган. Пенсионер як-ягына карамыйча рельс аркылы чыкканда трамвай астына кергән.

Зыян күргән хатын-кыз имгәнгән, аны хастаханәгә китергәннәр.


Фикер өстәү